Маргарин, бәрәңге һәм банан тромб барлыкка китерергә мөмкин. Галимнәр шундый фикергә килгән.
«Маргарин составында организм өчен зарарлы трансмайлар күп. Ул майлылыгы бик югары булган ризык санала. Шуңа маргарин йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый. Бәрәңгедә исә крахмал күп. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын какшата. Бананны да чама белән ашарга кирәк. Анда витаминнар башка җиләк-җимешләргә караганда азрак. Банан канны куерта. Димәк, тромб килеп чыгу куркынычын арттыра», – дип кисәтә белгечләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез