Мичиган университеты һәм Вирджиния технология институты психологлары бәйлелеккә китерә торган биш продуктны атадылар. Тикшеренү нәтиҗәләре «Addiction» журналында басылып чыкты.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, югары эшкәртелгән продуктлар тәмәке белән беррәттән бәйлелеккә китерә ала. Мондый продуктлар арасында галимнәр чипсы, туңдырма, тавык наггетсы, печенье һәм фри бәрәңгесен атаганнар.
Психологлар мондый нәтиҗәгә «бәйлелек критерийлары» нигезендә килгәннәр. Зыянлы эшкәртелгән ризыкларны даими куллану компульсив артык ашауга китерергә мөмкин, чөнки никотин кебек ризыклар кәефкә һәм иминлеккә тәэсир итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез