Газетага язылу

Галимнәр ни өчен хәтта сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның да биленә май утыруын аңлатты

Төрле илләрдән бер төркем галимнәр бик мөһим ачыш ясаган. Корсак куышлыгында майның ничек һәм нилектән җыелуы турындагы фикерне тамырдан үзгәртергә мөмкин ул, дип яза «Российская газета».

Билгеле бер яшькә җиткәч, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның да корсагы үсә башлый. Хәтта спорт залына даими йөрү дә ярдәм итми. Баксаң, моны төп күзәнәкләрнең аерым бер төре китереп чыгара икән. Алар кешедә урта яшьләрдә «уянып», корсакка яңа май утырта башлый.

Галимнәр, кимерүчеләр белән сынау үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән.  Алар иң элек урта яшьтәге тычканнарның май тукымасындагы төп күзәнәкләрен яшь кимерүчеләргә күчереп утырткан. Нәтиҗәдә галимнәр яшь тычканнарда яңа май катламының бик тиз үсә башлавын күреп гаҗәпкә калган. Ә инде шартларны үзгәртеп, яшьләренең күзәнәкләрен карт «туганнарына» күчереп утырткач, яңа май тукымасының асылда пәйда булмавын күргәннәр. Галимнәр, тычканнарның өлгерүенең төп күзәнәкләрендә үрчү һәм май катламы барлыкка китерү сәләтен уятуы турында нәтиҗә ясаган.

Шул рәвешле хәтта дөрес тукланучы һәм спорт залына йөрүчеләрнең дә яшьләре барган саен билләре калынаюга ачыклык кертелгән. Хәзер исә галимнәр кешеләрдәге шушы күзәнәкләрне томалауның ышанычлы һәм имин ысулын эзли. Ул табылса, симерүгә һәм матдәләр алмашы бозылуга каршы ышанычлы чара пәйда булырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре