Газетага язылу

Галимнәр, пешергәндә, пакетлы чәйнең зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын ачыклаган

Хәзер күпләр офиста гына түгел, өйдә дә пакетлы чәйгә өстенлек бирә. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. Чит ил галимнәре 95 градус чамасы температурадагы суда нибары өч минут пешергәндә чәйдәге процессларны тикшергән. Эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская Газета».

Табиб әйтүенчә, тикшеренүчеләр бер чынаяк чәйдә 2498 чамасы микропластик кисәкчеге тапкан.

«Бу кисәкчекләрнең барысы да – полиамид җепселләр, ягъни чәй пакетының материалы. Пластиктан ясалган пакетлы чәй салып пешерелгән барлык эчемлекләрдә ВРА (А бисфенолы) һәм химик матдәләр тапканнар», – дип билгеләп үткән белгеч.

«ВРА – нәрсә дигән сүз? Гормоннар эшенә тискәре яктан тәэсир итә торган матдә бу. Аеруча йөкле хатын-кызларга, балалар һәм пакетлы чәйне күп эчүчеләргә уйланырга сәбәп бар», – дип кисәткән Павлова.

Шуңа күрә эндокринолог гадәти чәйгә өстенлек бирергә, аны пешерү өчен керамика, пыяла яки тутыкмый торган корычтан ясалган чәйнек кулланырга киңәш иткән.

«Пакетлыга өстенлек бирәсез икән, пластик челтәрлесен түгел, ә кәгазьдән ясалганын сайлагыз», – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

Шул ук вакытта кайбер тикшеренүләрдән күренгәнчә, пакетлы чәйне һәр көн саен куллану яшерен рак чыганакларыннан берсенә әйләнергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре