«Безнең төп кызыксыну мәгариф өлкәсенә бәйле. Без игътибарны инженериягә, авыл хуҗалыгына юнәлтәбез. «КазанФорум» ярдәмендә бездә киләчәктә халыкара хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр барлыкка килә. Безнең өчен бу зур дәрәҗә», – диде ул.
Джон Аггрей шулай ук Гананың Татарстан белән кызыксынуын да белдерде. Ил республика белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез