Газ шартлаудан зыян күргән ундүрт катлы йортның биш каты законсыз төзелгән булган

Махачкалада газ шартлаудан зыян күргән 14 катлы йортны төзегән оешманың бары тик 9 катын төзүгә генә рөхсәте булган. Бу хакта “РИА Новости” шәһәр мэриясе мәгълүматларына таянып яза.

“Йорт законсыз төзелгән йортлар исәбенә кергән. Бары тик 9 катны төзүгә генә рөхсәт бирелгән булган, калган катлары законсыз төзелгән”, – дип хәбәр ителгән басма хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта йортның әле файдалануга тапшырылмаганлыгы, шуңа күрә газның да җибәрелергә тиеш булмаганлыгы турында әйтелгән. Әмма күпфатирлы йортта газ булган. Шул ук вакытта газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү килешүләре төзү турында бернинди дә мәгълүматлар юк, дип хәбәр иткән Дагыстанның баш торак инспекторы Сергей Касьянов. Аның әйтүенчә, әлеге күпкатлы йорт быел гыйнварда Махачкала хакимияте боерыгы нигезендә “Новая жизнь” идарәче компаниясенә тапшырылган.

Шартлау булган урынга тиз генә Дагыстан башлыгы Сергей Меликов килеп җиткән. Хәзерге вакытта биредә МЧС коткаручылары һәм башка оператив хезмәтләр эшли.

Исегезгә төшерәбез: бүген Гапцахская урамындагы күпкатлы йортта көнкүреш газы шартлаган. Шарлау аркасында бер фатир янган. 150 кеше эвакуацияләнгән, 2 кешегә зыян килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре