Газ хезмәте белгечләрен фатирларына кертмәүчеләргә күпме штраф янавын аңлатканнар

Абонентка башта ике тапкыр хәбәр җибәрәчәкләр.

Быел 9 ай эчендә газ җиһазыннан дөрес файдаланмау, иминлек техникасын бозу сәбәпле, 48дән артыграк бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Гадәттән тыш хәл очракларында 80 кешегә зыян килгән: аларның барысы да сөрем газыннан агуланган. Мондый хәлләрне булдырмас өчен газ җиһазларына вакытында техник хезмәт үткәрү кирәк, дип билгеләп үткән “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының җитештерү буеча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәмис Сәлахов.
Газга техник хезмәт күрсәтү елына бер тапкыр оештырыла. Газчыларны фатирга кертмәүчеләр өчен кайбер чаралар каралган.
“Дәүләт торак инспекциясе белән хезмәттәшлек итәбез. Газ хезмәте белгечләрен фатирга кертмәгәндә, 20 көннән 20 көнгә ике хәбәр җибәрәбез. Абоненттан бернинди дә хәбәр килмәсә, административ эш кузгату өчен документлар җыябыз. Алар инспекциягә җибәрелә. Бу очракта физик затлар 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штрафка тартыла һәм торакларын газдан өзү мәсьәләсе карала”, – дип ачыклап үткән Сәлахов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре