Дәүләт Думасы 26 февральдә беренче укылышта хуплаган закон проекты хәзер эшләнеп бетерелә. Мондый эшләрне карау срокларын кыскарту һәм Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла, шул рәвешле суд карарлары шунда ук үтәлергә тиеш булачак.
Колунов аңлатканча, газ хезмәткәрләренә керергә рөхсәт бирмәсәләр, алар судка мөрәҗәгать итәчәк, һәм суд 12 көн эчендә карар чыгарырга тиеш. Аннары тикшерү полиция яки ФССП хезмәткәрләре белән бергә үткәреләчәк.
Шулай ук торак хуҗаларына алдагы тикшерү турында хәбәр итү тәртибе билгеләнәчәк. Депутат тәкъдиме буенча, хәбәрләр электрон формада һәм басма рәвештә, кимендә, ике тапкыр җибәрелергә мөмкин. Бу инициатива гражданнар иминлеген арттыру һәм газ җиһазларында аварияләрне булдырмау максатыннан эшләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез