Россия халык артисты Олег Газманов хатыны Марина белән ничәмә-ничә еллар буе җыеп килгән акчасын мошенникка биреп җибәргән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Гаилә адвокаты Роман Кузьмин әйтүенчә, Газмановлар 2019 елда артистның иҗади эшчәнлеге дәверендә тупланган барлык акчасын Геворк Саркисянга займга биргән. Саркисян инде 2016 елда әлеге гаилә белән дуслашкан булган. Үзен ышанычлы, тәртипле кеше итеп күрсәтү аңа җырчының шактый ук зур күләмдәге акчасын кулга төшерү мөмкинлеге биргән.
Газманов бер елдан соң әҗәтне кире кайтаруны сораган. Саркисян исә аны ниндидер проектларга җәлеп итүе, шуңа күрә акчасыз калуы турында белдергән. Гаилә адвокаты басым ясап әйткәнчә, акча аңа каядыр салу өчен түгел, бәлки займ рәвешендә генә бирелгән, шуңа күрә болай аклану законга туры килми.
Соңрак мошенник, башта ковидка бәйле чикләүләр, аннан соң махсус хәрби операция аркасында АКШтан (ул шунда яши) атаклы җырчыга бурычын күчереп булмавын аңлатырга маташкан.
Газмановлар гаиләсе, үзләренең алдануларын аңлагач, Тикшерү комитетына җинаять эше кузгату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез