Дүшәмбе көнне Мисыр курорты Шәрм-әль-Шәйхта АКШ, Мисыр, Катар һәм Төркия лидерлары Газзә декларациясен имзалады. Трамп саммитка җыелган егермеләп ил лидеры алдында ясаган чыгышында: «Без барыбыз бергә мөмкин түгел дип саналган нәрсәне башкарып чыктык. Ниһаять, Якын Көнчыгышта тынычлык урнашты», – дип белдерде.
Дүшәмбе, чынлап та, Якын Көнчыгыш тарихында зур әһәмияткә ия булган көнгә әйләнде: Израильгә исән калган барлык тотаклар да әйләнеп кайтты, 2 меңләп фәләстыйнлы сиончылар төрмәсеннән котылып чыкты. Әсирләрнең тышкы кыяфәте үк тоткыннарга кайда мәрхәмәтле караганнар, кайда коточкыч авыр шартларда тотканнарын әйтеп тора. Авыр блокада шартларында ХАМАС әсирлегендә яшәгән сиончылар (алар барысы да хәрбиләр) үзләрен яхшы хис итә, ә менә төрмәдән чыккан фәләстыйнлылар турында моны әйтеп булмый. Сәламәтлекләре какшаган, чәчләре агарган, ябыклар, картаеп беткәннәр. Шартларның фашист концлагерьларыннан җиңелрәк булмавы күренеп тора. Британ хәрби журналисты Ивон Ридли: «Мин Израиль әсирлегендә 2 көн булуга караганда, талибан әсирлегендә 2 ай булуны өстенрәк күрәм», – дип хак әйтә. Аның талибан кулында әсирлектә булганы бар, ә сиончылар төрмәсенең ни икәнен бүген бөтен дөнья күрә.
Газзәдә барган ике еллык сугыш дәвамында ХАМАС белән Израиль арасында 3 килешү төзелде. 3 этапта гомерлек төрмәгә хөкем ителгән – 486, озак срокка хөкем ителгән – 319, гомерлек тоткынлыкка хөкем ителүне көтүче – 33, 144 хатын-кыз, 297 бала, сугыш башланганнан соң кулга алынган 2724 тыныч халык вәкиле булган фәләстыйнлы азат ителде. Сиончылар һәм Көнбатыш пропагандасы Газзә каршылыгын террорчылар дип тәкъдим итәргә күпме генә тырышмасын, бер гаепсез балаларны, хатын-кызларны һәм табибларны, БМО һәм башка халыкара оешмалар хезмәткәрләрен үтергән һәм төрмәгә япкан җинаятьчел дәүләт оешмасының вәхши йөзе торган саен ныграк ачыла барды. «Газзә декларация»сен Трамп тырышлыгы дип тәкъдим итсәләр дә, ул – бөтендөнья халыкларының масштаблы һәм киңәя бара торган протесты нәтиҗәсе.
Шәрм-әль-Шәйх саммитында ХАМАС вәкилләре дә, сиончы лидерлар да катнашмады. Израиль ягы бөтенләй чакыру алмаган иде. Трамп бик үтенгәч, Мисыр Президенты Сиси Нетаньяхуга чакыру җибәрде. Әмма сиончы вәхшинең очрашуга киләсен ишеткәч, Әрдоган һавадагы самолетын кире бору белән янады. Әрдоганнан башка саммит була алмый иде, шуңа күрә Нетаньяху юк сәбәпне бар итеп Мисырга килүдән баш тартырга мәҗбүр булды.
Декларация имзаланды, әмма тынычлык барыбер кыл өстендә калуын дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез