Газзәгә тынычлык килде

Ниһаять, кан белән сугарылган Газзә туфрагында якшәмбе көннән башлап тынычлык урнашты. Җинаятьчел премьер-министр Нетаньяху командасы, инде расланган килешүне гамәлгә кертмәс өчен, мең төрле сылтау табып тартышты.

Хөкүмәтнең иң реакцион ике министры – милли куркынычсызлык министры дип аталган Бен-Гвир һәм финанс министры, уң радикал Смотрич килешүгә аяусыз каршылык күрсәттеләр. Болар Нетаньяху кабинетын ташлап чыкса, хөкүмәт таркала (чөнки коалиция буларак кына төзелгән иде), премьер-министрга постын ташларга туры киләчәк иде. Җитәкчелектән китү Нетаньяхуга төрмә белән яный. Аның эше хөкүмәткә килгәнче үк судта иде. Сугышны ул шул сәбәпле сузды да.

Ләкин үзен кешелек тарихындагы иң вәхши хөкүмәтләрнең берсе итеп күрсәткән кабинетка халыкара басым да көчле булды. Израиль генералы улы, үзе дә сиончылар армиясендә хезмәт иткән гыйбри язучысы Мико Пелед тиктомалдан гына: «Бу армия – дөньядагы иң яхшы террорчы оешма», – дип белдерми. Соңгы сугыш ул сүзләрнең хаклыгын бөтен дөнья алдында раслады. АКШ дәүләт секретаре Блинкенга, саубуллашу чыгышы ясаганда, журналист Макс Блюменталь: «Үзегездән мирас итеп геноцид калдыруга ничек карыйсыз?» – дигән сорауны очраклы гына бирмәде. Икенче журналист Сэм Хусейнины Блинкенны Гаагада хөкем итеп төрмәгә ябарга тәкъдим иткән өчен залдан өстерәп чыгарып ташладылар. АКШ абруена Газзәдәге вәхшәт каты гына суга иде.

Газзә канга батырылды һәм җимерекләр астында калды, әмма Израиль югалтулары да чамасыз зур. Матди югалтулар 67 миллиард долларлык булды, бюджет дефициты 40 миллиард долларга җитте. Израильлеләрнең 30 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Рәсми саннар 14 мең яралы, 800 ләп үтерелгән сиончы гаскәриен атый. Бу – берничә тапкыр киметелгән сан.

Израиль ягы килешүне ХАМАСның җиңүе дип бәяли. «The Times of Israel» газетасы: «Израиль беренче тапкыр сугышны оттырды», дип язды. Беренче тапкыр гына түгел инде түгелен. Сиончылар шулай саный. 2023 елның октябрендә ХАМАСны юк итү максатын куеп, Газзәгә бәреп кергән сиончылар килешүне ХАМАС белән төзиләр. Бу үзе үк инде максатка ирешмәүне аңлата.

Ни генә булмасын, килешүнең беренче фазасы гамәлгә керде һәм бу – яхшы күренеш. Беренче этапта ХАМАС 33 сиончы тотыгын азат итә, Израиль ягы бер «тыныч» тотыкка – 30, бер хәрби тотыкка 50 фәләстыйнлыны азат итәчәк. Төрмәдән чыгарылырга тиешле фәләстыйнлыларның күпчелеге – хатын-кызлар һәм балалар. Аларның 7 октябрь вакыйгаларына бернинди катнашы да юк. Нетаньяху даими рәвештә сугышның янә башлачагын тәкрарлый. Әмма килешү сиончылар файдасына булмаган үзгәрешләргә китерер, дип уйлыйбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре