Газетага язылу

Геленджикта пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт баланың гомере өзелгән

Украинаның пилотсыз очкычы Геленджикка һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган балалар саны дүрткә җиткән.

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Коточкыч фаҗига. Украина агрессиясе. Хәзерге вакытта дүрт баланың һәлак булуы билгеле, өчесе хастаханәдә. Бер балага операция ясалган, калган икесе тикшерелә – алар төрле тән җәрәхәтләре алган», – дигән  балалар омбудсмены.

Фаҗига Краснодар краеның Геленджик курорт-шәһәренә керә торган Архипо-Осиповка авылында булган. Башта алты кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде, аннары аларның саны җидегә җитте. Зыян күрүчеләр саны 58гә җиткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре