Генерал Кирилловны үтерүдә шикләнелүче гаебен тануга корылган күрсәтмәләр биргән

Россия Кораллы көчләренең радиацион, химик һәм биологик саклану (РХБЗ) гаскәрләре башлыгы Игорь Кирилловны һәм аның ярдәмчесен үтерүдә шикләнелүче Үзбәкстан гражданины гаебен тануга корылган күрсәтмәләр биргән. Федераль иминлек хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәге тараткан сорау алу видеосы шул хакта сөйли, дип яза “ТАСС”.

Ир-ат әйтүенчә, Мәскәүгә ул Украина махсус хезмәтләренең кушуы буенча килгән. Самокат сатып алуы, шуннан соң берникадәр вакыт узгач шартлаткыч ясау өчен детальләргә ия булуы турында сөйләгән. Ир шартлаткыч җайланманы генерал йорты янәшәсендә самокатка урнаштырган.
“Ул урамга чыккач, төймәгә бастым”, – дигән тоткарланучы. Ир шулай ук рус телен начар белүен әйткән.

Россия Тикшерү комитеты хәбәренә караганда, тоткарланган кеше Үзбәкстан гражданины булып тора. Җинаять кылу өчен аңа 100 мең доллар һәм Европаның бер иленә чыгып, шунда яшәү мөмкинлеге тудыру вәгъдә ителгән.

Исегезгә төшерәбез: кичә Мәскәүнең Рязань проспектында күпфатирлы йорт янәшәсендә шартлауда Россия Кораллы көчләре генерал-лейтенанты Игорь Кириллов һәм яның ярдәмчесе һәлак булган. Шартлаткыч читтән торып хәрәкәткә китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре