Рус география җәмгыяте әзерләгән географиядән яңа дәреслекләр мәктәпләрдә 2028 елда барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Рус география җәмгыяте Президенты, РФ Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Шойгу сүзләренчә, үзебезнең география дәреслекләрен булдыру турындагы карар Рус география җәмгыятенең попечительләр советы рәисе, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән. Бу эшкә җәмгыятьнең беренче вице-президенты Николай Касыймов җитәкчелек итә.
«Без әлеге эшне башладык инде. Әле бу башы гына, әмма беренче дәреслекләр 2028 елга әзер булыр дип өметләнәбез», – дип искәртте Шойгу.
Ул билгеләп үткәнчә, элеккеге дәреслекләр кайвакыт «күңелсез, өстән-өстән генә язылган һәм урыны белән хәтта сәясиләштерелгән» булган. Аның сүзләренчә, яңа ярдәмлекләр белем бирергә генә түгел, ә үз илең белән «кызыксыну һәм горурлану хисләре дә уятырга» тиеш.
Шойгу билгеләп үткәнчә, Рус география җәмгыятенең бер бурычы – укучыларга туган якның матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтү.
Дәреслекләр әзерләүдән тыш, Рус география җәмгыяте фәнни-агарту басмалары чыгаруны да дәвам итә, шулай ук «Россиянең иң яхшы гиды» проектын да кертеп, Бөтенроссия конкурслары уздыра.
Шойгу әйтүенчә, җәмгыять географик табышмаклар җыентыгын чыгару мөмкинлеген дә карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез