Бу хакта РИА Новости агентлыгына О.Е.Кутафин исемендәге Университетның конституция һәм муниципаль хокук кафедрасы доценты Ольга Рыбакова сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, бу карар Россиянең күп кенә гаиләләре өчен зур әһәмияткә ия. Россиядә ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләп үстергән хатын-кызга герой-ана статусы бирелә. Хәзерге вакытта түләү төбәк социаль яклау органнары, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аша гариза нигезендә билгеләнә.
Рыбакова әйтүенчә, кагыйдәләр үз көченә кергәннән соң, герой-аналарга белешмәләр җыярга һәм гариза тапшырырга туры килмәячәк: ведомстволар барлык кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка үзләре тапшырачак.
Болай эшләү күп балалы аналарны артык кәгазь эшләреннән азат итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез