Герой-аналарга өстәмә түләүләр билгеләнә

Дәүләт Думасында күпбалалы гаиләләргә һәм “Герой-ана” исеме бирелгән хатын-кызларга өстәмә ярдәм чаралары турында закон проекты хупланган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Документта Герой-аналарга, Хезмәт Геройларына кебек үк, айлык өстәмә түләүләр каралган. Алар 1 гыйнвардан исәпләнә башлаячак. Гаризаны закон үз көченә кергәннән соң алты ай эчендә тапшырырга кирәк.
Шулай ук 1,5 яшькә кадәрге бала карау чоры буенча иминият стажындагы чикләүләр алына. Күпбалалы ата-аналарга тиешле гариза тапшырганнан соң пенсияләрен яңадан исәпләтү мөмкинлеге бирәчәк бу. Моннан тыш игезәкләр тапканда һәр баланы карау чоры, бергә кушып, тулы күләмендә исәпкә алыначак.  

Закон балалы гаиләләргә, иң элек дәрәҗәле исемгә ия булган аналарга ярдәм итү чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Бу “Гаилә” илкүләм проекты максатына туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре