Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителәчәк, дип яза Татар-информ.
Яңа «Роман» номинациясенә исә эшләр кабул итү вакыты 15 октябрьгә кадәр озайтылды. Рус һәм татар телләрендә иҗат ителгән иң яхшы романнарның авторлары 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Узган елда конкурска барлыгы 136 эш кабул ителгән, шуларның 95е конкурс комиссиясе каравына узган. Гаризалар Татарстан Республикасының 27 шәһәре һәм районыннан, шулай ук Россия Федерациясенең башка биш төбәгеннән килгән.
Узган елгы җиңүчеләрнең берсе — татар телендә язылган «Энекәш» повесте белән Гөлүсә Закирова. Хәзер аны конкурс кысаларында Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә оештырылган «Язучылар мәктәбе» дип аталган махсус белем бирү курсына чакыралар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез