Татарстанда «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик бәйгесе игълан ителде. Гаризаларны 2025 елның 31 мартына кадәр кабул итәләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да искә төшерде.
Бәйгегә махсус хәрби операция шартларында татарстанлыларның фидакарьлеген, батырлыгын чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителә. «Бу турыда һичшиксез сөйләргә кирәк. Бу – Россия гражданины булган һәркемнең бурычы, дияр идем мин. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре һәм аларның гаиләләре тарафыннан да Татарстан халкының күрсәткән батырлыклары турында күбрәк сөйләүгә ихтыяҗ бар. Бу батырлыкны мемориал рәвешендә генә түгел, әдәби әсәрләрдә дә мәңгеләштерергә кирәк», – диде бу турыда Ләйлә Фазлыева.
Бәйгегә әсәрләр татар һәм рус телләрендә 4 номинация буенча кабул ителә. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үтүенчә, җиңүчеләрне 2025 елның 12 июнендә – Россия көнендә игълан итәчәкләр.
Номинацияләр һәм бүләкләр:
1. «Повесть»: I урын – 300 000 сум (ике премия); II урын – 200 000 сум (ике премия); III урын – 150 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 50 000 сумлык 4 премия һәм 52750 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге тапшырыла.
2. «Хикәя»: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
3. «Поэма яисә шигырьләр циклы»: I урын – 150 000 сум (ике премия); II урын – 100 000 сум (ике премия); III урын – 70 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 40 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
4. Очерк: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
Тулырак сылтама аша узып укый аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез