Гидроциклда йөргәндә троска бәрелеп бер ир-ат һәлак булган

28 май кичендә Уфа районының Дим елгасында фаҗига була. Хәзер аның бар нечкәлекләре ачыклана, дип яза "Кызыл таң".

Өч кеше сулык буйлап гидроциклларда йөргән. Рафаэль Р. алдан хәрәкәт иткән һәм елга аша сузылган металл тросны күрми калган. 54 яшьлек ир-ат аңа килеп бәрелеп, шунда ук һәлак булган, аның гәүдәсен соңрак судан коткаручылар чыгарган. Рафаэль артыннан тагын ике аквабайкта аның дусты һәм 12 яшьлек улы килгән. Барысы да малайның күз алдында булган.

Тимер трос елга аша чыгу өчен сузылган булган.

"Үлгән кеше шәһәр читендә Агыйдел елгасындагы ресторан хуҗасы булып чыга. Аның өчен бу табышлы эш кенә түгел, ә төп хобби да булган. Рафаэльнең танышлары әйтүенчә, ул бик таләпчән, җаваплы һәм намуслы кеше булган. Бу фаҗигале кичне ир-ат беренче тапкыр яңа аквабайкта йөрергә карар иткән", - дип яза "КП в Уфе".

Җирле халык ир-ат улы белән гидроциклда йөргән урын бик куркыныч дип белдерә. Яр буенда да, су эчендә дә ботаклар күп, еш кына воронкалар очрый. Өстәвенә, нәкъ менә шушы районда елга үзәне кискен борыла башлый, шуннан агым көчәя.

Хәзер белгечләр ял итүченең үлеменә сәбәп булган трос куелуның закон таләпләренә туры килү-килмәвен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре