Гидрометеорология үзәге яшен һәм көчле җил турында кисәтә

4 июль кичендә Казанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 июльдә кич белән Казанда һәм республика буенча көньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 5 июльдә төнлә һәм көндез көчле җил сакланачак, яшенле яңгыр булуы ихтимал.

"Татар-информ"

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре