Гидросамолет һәлакәткә очраган: үлүчеләр бар

Красноярски өлкәсендә ике кешенең гидросамолет һәлакәтендә гомере өзелгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига җирле вакыт буенча 11:18 сәгатьтә (07:18 мск) Дудинка шәһәре районында була.

"Бүген 11:18 сәгатьтә гидропланның Дудинка елгасы ярына төшүе турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды", –  диелә идарә телеграм каналындагы хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре