Газетага язылу

Гирлянданы ни өчен тәрәзәнең урам ягына урнаштырырга ярамаганлыгын әйттеләр

Йорт фасадына Яңа ел бизәге урнаштыру күздә тотылса, башта моны идарәче компания белән килештерергә кирәк.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, күпфатирлы йортның фасады, тышкы стеналары һәм тәрәзә йөзләре гомуми милек булып тора. Шуңа күрә тәрәзәнең тышкы ягына нәрсәдер урнаштыру гомуми милектән файдалану кебек каралырга мөмкин.

Депутат янгынга каршы иминлек нормаларын үтәүне аерым игътибар үзәгенә алган. Аның әйтүенчә, сертификатлы, су үткәрми торган гирляндаларны гына тышкы якка урнаштырырга мөмкин. Әлеге кагыйдәне бозучыларга 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

Идарәче компанияләр ягыннан дәгъвалар еш булып тормый, дип сөйләп үткән депутат. Шуңа да карамастан, гирлянда дөрес урнаштырылмаган очракта, идарәче компания аны алып куюны таләп итәргә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре