Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина иренә бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Ни аяныч, ирем – популяр җырлар авторы Рөстәм – арабыздан бик иртә китте. Быел аның вафатына 15 ел. Сагынмаган-юксынмаган көнебез юк. Аның иҗат җимешләрен – җырларын – халкыбыз да бик яратты, башкаручылар үз репертуарына бик теләп алдылар. Аның мирасын саклау, халкыбызга мөмкин булган кадәр җиткерә бару – безнең бурычыбыз. Йөздән артык җыры арасыннан «Җиләкле җәй» генә дә ни тора бит!
Рөстәмебезгә ихтирам, сагыну-сагышларыбызны кат-кат белдерү йөзеннән, нәкъ менә «Җиләкле җәй» исеме белән аның җырларыннан торган истәлек китабы нәшер ителде. Басмада иҗатташ дуслары, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр дә истәлекләре белән бүлеште.
Исән булса, быел Рөстәмебезгә 65 яшь тулган булыр иде. Без Рөстәмнең исемен, җырларын яшәтергә бурычлыбыз. Әлеге китап иң әүвәл шушы максатны күздә тотып нәшер ителде дә».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез