Узган елда Россиядә фәкыйрьлек күрсәткече ил тарихында иң түбән күрсәткечкә әйләнгән. Росстат мәгълүматларына караганда, фәкыйрьлек чигеннән түбәнрәк керемнәргә ия булучыларның өлеше 7,2 процент тәшкил иткән. Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, 2000 еллар башыннан бирле иң түбән күрсәткеч бу. Ул шулай ук Хөкүмәтнең күпбалалы гаиләләр арасында фәкыйрьлекне киметүне аерым игътибар үзәгендә тотуын билгеләп үткән. “Без кайбер яңа ярдәм чараларын гамәлгә кертәчәкбез. Әйтик, 2026 елдан гаилә салым түләве булдырылачак”, – дип билгеләп үткән вице-премьер.
Шул ук вакытта Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе илдә иң түбән күрсәткечләрдән берсе булып кала: ел башында ул нибары 4,6 процент тәшкил иткән. Республикада барлыгы 184 мең кеше фәкыйрьлек чигендә (керемнең яшәү минимумыннан – аена 15 073 сумнан азрак булуы) яши.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә фәкыйрьлек чигендәге халык саны былтыр тарихи минимумга кадәр кимегән. Росстат хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча барлыгы 10,5 миллион кеше (алдагы елдагыдан 1,7 миллион кешегә кимрәк) фәкыйрьлек чигендә калган. Халыкның гомуми санының 7,2 проценты, дигән сүз бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез