Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Казандагы 187нче «РИТМ» күппрофильле лицее директоры Гөлнара Галиева әнә шулай дип белдерде.
“Әлеге системада эшләүчеләр дә, укучылар да – һәрберебез республикабызда безнең өчен уңай шартлар тудырылуын күрәбез. Беренче чиратта, бу – мәгариф системасының инфраструктурасын яңарту. Без уку-укыту йортларында капиталь ремонт алып барыла, заманча техника белән тәэмин ителгән яңа мәктәпләр ачыла торган республикаларның берсе. Мәгариф өлкәсенә булган зур игътибар өчен рәхмәтлебез”, – диде ул “Ватаным Татарстан хәбәрчесенә.
Гөлнара Галиева әйтүенчә, «кадрлар барысын да хәл итә» лозунгы актуаль булып кала. “Чыннан да, без барыбыз да Рәиснең, Татарстан Хөкүмәтенең, Казан мэрының педагогларга ничек ярдәм итүен күреп торабыз. Безнең яшь белгечләргә өстәмә түләү турындагы үтенечебезне дә ишеттеләр: яшь укытучылар хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 мең сум акча ала. Укытучыларның грант алу мөмкинлеге бар. Бу физика-математика, физика-химия проектлары, ясалма фәһемне уку-укыту процессына кертүчеләр өчен, яшь укытучылар өчен грантлар. Шулай ук быелдан «торак сертификаты» гранты кертелә – бу да бик зур плюс”, – диде ул.
Мәктәп директоры сүзләренә караганда, Казанда Укытучы йорты ачылу 1 сентябрьгә зур бүләк булды. “Биредә без очраша, тәҗрибә уртаклаша, квалификация үстерә, энергия алмаша алырбыз, дип өметләнәм. Укытучыга һәйкәл ачылу да һөнәри бәйрәмебезгә зур бүләк. Бу – республика җитәкчелегенең укытучы һөнәренә зур хөрмәт белән каравын күрсәтә. Без дә үз чиратыбызда мәктәпне уңышлы тәмамлаучы, БДИда йөз балл җыючы укучылар тәрбиялибез – бу безнең уртак тырышлыгыбыз”, – диде Гөлнара Галиева.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез