Аның әнисе, Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова да, сторислары аша язылучылары, тамашачылары белән элемтәгә чыгып, шул хакта сөйләгән, дип яза Интертат.
Дуслар, сезгә кайгырганыгыз, язганыгыз, теләкләрегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чыннан да, бик зур кайгы булды безнең өчен.
Гөлназ үзе дә: «Әни, нигә болай булды соң?» – ди.
«Балам, без барыбыз да юлда йөрибез. Шулай булырга тиеш булган, шушы ситуациягә эләгәсе булган. Иң мөһиме – барысы да исән-сау. Аллаһы Тәгаләдән көне-төне тик шуны гына сорадык. Аллаһка шөкер, Ира апабыз исән. (Гөлназ бәрелгән автомобильнең пассажиры – авт.) Аны Уфага алып киләләр, дүшәмбе операция ясачаклар. Юл газабы – гүр газабы дип тикмәгә генә әйтмиләр. Барыбыз да юлда йөрибез. Һәрберебез белән шундый хәл килеп чыга ала. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әле дә ярый. барыгыз да исән», – дидем Гөлназга, – дип сөйләгән Лилия Биктимирова.
Гөлназ Асаева юл һәлакәтенә 28 февраль көнне юлыккан иде. Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында JAC һәм Hyundai Solaris автомобильләре бәрелеште. Авария моментында руль артында Гөлназ Асаева үзе булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез