Гөлназ Асаеваның кәефен кырганнар: "Нигә миннән китәргә?"

Татар эстрадасының танылган җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева язылучыларыннан кәефе кырылуы турында әйткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләп үткән.

– Язылучыларым арасында зыян гына эшләргә теләүчеләр дә бар. Аудиториям 200 меңгә тулды, дигәч, кемнәрдер миннән китә башлады. Хәзер 198 998 кеше калды. Нигә зыян эшләргә? Нигә миннән китәргә? – дип борчыла җырчы.

Берничә көн элек җырчының язылучылары 200 меңгә җиткән. Гөлназ бу хакта, иҗатын сөючеләргә рәхмәт белдереп, сторизына видео урнаштырган. Әмма шуннан соң кемнәрдер аннан китә башлаган. Хәер, аның язылучылары янә 200 меңгә тулган инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре