Гөлназ Сәфәрова белән Гүзәл Уразова мәктәп ача

Шоу-бизнес йолдызлары сәхнә белән генә чикләнми, ә үзләренә башка төрле шөгыль табып кына торалар.

Бу көннәрдә инстаграмда Гүзәл Уразова вокал мәктәбе ачам дип хәбәр итсә, Гөлназ Сәфәрова инстаграмда телевидение мәктәбе ачуы турында:

– Зур яңалыгым белән бүлешәм! Мин, ниһаять, озак әзерләнгәннән соң, көз көне тест рәвешендә "телевидение буенча" курслар алып барганнан соң, балалар өчен үземнең телевидение мәктәбен ачып җибәрергә булдым. Тиздән START, - дигән.

Көтеп калабыз! Иң мөһиме әлеге мәктәпләр - милләтебезгә файда китерсен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гүзәл Уразова Гөлназ Сәфәрова

Көн хәбәре