Гөлназ Шәрипҗанова: «Хәзер Илсур күпкә матуррак»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларыбыз белән матурлык турында, ә төгәлрәк әйтсәк, ир-атларга чибәрлекнең кирәк булу-булмавы турында сөйләштек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?

Гөлназ Шәрипҗанова, җырчы:

– Илсур (җырчының тормыш иптәше Илсур Шәрипҗанов. – Ред.) белән эшли башлаганда, минем аңа карата мөнәсәбәтем бөтенләй башка төрле иде. Кызлар, аңа төртеп күрсәтеп: «Кара нинди шәп егет! Эләктер тизрәк!» – дия иде. Ә мин, кайсы җире шәп соң моның, дип аптырый идем. Кыскасы, бер дә күзем төшмәде минем аңа. Тора-бара гына Илсур минем өчен иң яхшысы, иң чибәре, иң сөйкемлесе булып тоелды. Инде менә өйләнешкәнебезгә 8 ел булды. Ул чакта аңа 22 яшь кенә иде, фотоларда да бигрәк бала-чага инде үзе. Хәзер исә карыйм да карап туя алмыйм. Киң җилкәле, матур гәүдәле чын ир-ат! Ул вакытлар белән чагыштырганда, күпкә чибәррәк тә әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре