Җырчы Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар.
Бу турыда җырчы социаль челтәрләрдә язган.
«Дотанцевались! Безнең хатын-кызлар клубында ниндидер «бум». Берсе артыннан берсе», - дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Җырчы Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар.
Бу турыда җырчы социаль челтәрләрдә язган.
«Дотанцевались! Безнең хатын-кызлар клубында ниндидер «бум». Берсе артыннан берсе», - дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Җил-яңгырдан да, бураннан да курыкмый ул. Үзе Сарман районында яшәп, күршедәге Зәй районында урнашкан Бохарай мәктәбенә башта 25 ел җәяү йөри. Аннан велосипедка утыра, хәзер исә укучылары янына электр самокатында килә. Эшен яраткан кеше генә мондый кыенлыкларга түзә аладыр, мөгаен. Алсу Хәбибуллина йөргән сукмакларны без дә бер урап кайтыйк әле.
10 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә йорт хайваннарын яратучылар өчен беренче тапкыр «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак.
Балтач районының Кариле авылында яшәүче 87 яшьлек Габдрәхим Һадиевка социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова булыша. 15 ел буе әби-бабайлар караучы Гүзәл 9 кешегә җылы өләшә. Барысын да яратам, берсен дә аерып әйтә алмыйм, дисә дә, рәхмәт сүзен иң күп әйткәнгә, Габдрәхим бабайның тормышын бәян итәбез.
Уңышны җыеп алу бакчадагы эшләр тәмамланды дигән сүз түгел әле. Алары кара көзгә кадәр дәвам иттерергә мөмкин. Көзге мәшәкатьләрне ничек уңайлы һәм дөрес итеп ерып чыгарга?
Ни өчен кеше кредит түләү авыр булачагын аңлый торып та, яңадан-яңа бурычларга керә? Бурычка яшәү гадәте каян килә? Әти-әнидән күчкән финанска бәйле әлеге сценарийны үзгәртергә мөмкинме?
Казанның 78 нче балалар бакчасы педагогы Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гомер көзе. Һәркемнең үзенеке ул! Аны нинди төсләргә бизәү дә үзләреннән һәм якыннарыннан тора. Ә кайчак бөтенләй чит кешеләр дә тормышыңа яктылык өсти.
Аның татар тормышын сурәтләгән рәсемнәрендә аерым бер сихрилек, күңелгә рәхәтлек бирә торган җылылык бар. Алар сине бала чагыңа алып кайта, әниеңнең ягымлы карашын хәтердә яңарта, әби-бабаңның кул җылысын тоярга ярдәм итә. Ул рәсемнәр белмәгәннәргә татарның кемлеген, ниндилеген күз алдына китереп бастыра.
Буа районында яшәүче Әсхәт Закиров инде 37 ел бер тракторда җир эшкәртә. Россия Президенты Указы белән бирелгән «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем – аның 50 еллык фидакарь хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя. 74 яшьлек аксакал белән туган җиргә мәхәббәт, үткән гомергә олы рәхмәт һәм кешелеклелек турындагы сөйләшү күңелдә рәхәт хисләр калдырды.
Бу көннәрдә ул социаль челтәрләрдә яңа образда популярлашты. Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтованы күрсә, хәзер тамашачы: «Бу бит теге кайнана», – дип елмая. Яңа ролен артист үзе дә ошаткан. Сәхнәдә ул характерлы, дуамал хатын-кызларны да, лирик образларны да ышандырырлык итеп башкара.
Фикер өстәү
Фикерегез