Кыз «Татар-информ»га программада катнашуын раслады.
«Голос.Дети» проектының барлык финалистлары белән бергә Беренче каналда «Голубой огонёк»та «Буратино» җыры белән чыгыш ясадык. Эмоцияләр искиткеч! Безне Яңа ел төнендә карагыз!» - диде яшь җырчы.
Фото: Арина Кияшконың шәхси архивыннан / Арина Кияшко тәкъдим итте
14 яшьлек Арина Кияшко көзен «Голос.Дети»да сайлап алу этабын уңышлы узды һәм Аида Гарифуллинаның командасын сайлады. Финалда кыз 35,6 процент тамашачыларның тавышын җыйды һәм икенче урын яулады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез