Газетага язылу

Гөлсирин Абдуллина бер җыр чыгаруның күпмегә төшүе турында сөйләгән

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлсирин Абдуллина быел бер җыр чыгаруның күпмегә төшүен әйткән. Бу хакта ул “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

– Быел бер җыр 100 мең сумнан күбрәккә, ә клип белән булса – 200 мең сум чамасына төшәдер. Әле бит аны эфирда “әйләндерергә” дә кирәк: монысы да кыйммәткә төшә. Бөтенесе дә акча тора: җырны сатып аласы, аранжировкага бирәсе, инструментларны, тавышны яздырасы, бэк-вокал....Әле бит нәтиҗәсе ошамаска да мөмкин. Мондый очракта барысын да яңадан яздырырга кирәк. Кайвакыт аранжировкасы ошамый – башка аранжировка остасын эзләргә туры килә, – дип билгеләп үткән Абдуллина.

Аның әйтүенчә, хәзер Татарстанда тәҗрибәле аранжировщиклар җитми. Булганнары исә бик кыйммәт сорый. Аранжировканы кайчак Мәскәү яки Казахстанда эшләү Татарстандагыга караганда арзанракка төшә, дип билгеләп үткән Абдуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре