Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фондында калырмы?

Быел Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды.

Аларның алга таба бергә эшләү-эшләмәве җырчының үзеннән торды - Рифат Әхмәтович Гөлсирингә хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен инде күптән ясаган иде.

  • Контрактның вакытын озайту турындагы карарны бик озак уйланулардан соң кабул иттем. Рифат Әхмәтович белән эшләү мине кәнәгатьләндерә, контрактны өзәргә әзер түгелмен кебек тоела, - ди җырчы бу турыда.

Ул Ваһапов фондында Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәчәк.

- Гөлсирин белән эшләгән җиде елның иң зур нәтиҗәсе - Гөлсирин Абдуллина дигән җырчыны татар тамашачысы белә, үзен таный башлады, - диде бу хакта Рифат Фәттахов.

Озайту вакытына килгәндә, продюссер моның әлегә мөһим булмавын ассызыклады:

-Контрактны озайтуны инде рәсмиләштердек. Ә вакытына килгәндә, бүген бу мөһим түгел - киләчәк күрсәтер. Ышанычы өчен Гөлсирингә рәхмәтемне белдерәм!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлсирин Абдуллина Рифат Фәттахов

Көн хәбәре