Быел республикада 7 546 кеше, талпан кадалып, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Узган ел белән чагыштырганда 32 процентка кимрәк дигән сүз бу. Бер ел элек саннар ун меңгә кадәр җиткән. Соңгы атна гына бал мичкәсенә бераз дегет булып төшәргә тора. Узган елдагы белән чагыштырганда зыян күрүчеләр 44 кешегә күбрәк. Сәбәбе аңлашыла да: көннәр җылына башлагач, урман-паркларга, табигатькә тартылабыз. Гөмбә сезоны да активлашып китте.
– Сентябрь башында талпан кадалу очракларының артуын көтәбез. Шуңа күрә профилактика чаралары турында онытмагыз. Урманга кергәндә ачык төстәге, әмма калын кием киегез. Талпан агачтан төшми, куаклардан, чирәмнән киемгә эләгеп, астан өскә үрмәли. 15 минут саен киемнәрегезне, тәнегезне бер карап алыгыз, – дип кисәтә Любовь Авдонина.
Тикшергән талпаннарның 19 процентында боррелиоз табылган, 12 талпан энцефалитлы булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез