Бүген Татарстанда 935 мең 124 өлкән яшьтәге кеше яши. Аларның 294енә 100 яшь тулып китән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, иң өлкән ир-ат Питрәчтә яши. Аңа 105 яшь. Иң озак яшәүче ханым Алабугада гомер итә. Ул быел 108 яшен тутырган.
- Елдан-ел өлкәннәрнең гомер озынлыгы арта. Әле моннан ике ел гына элек республикада 100 яшен тутыручылар 211 кеше булган. Өлкәннәрне кайгырту, аларның тормыш шартларын яхшырту нәтиҗәсе бу.Татарстанда алар өчен бик күп ярдәм чаралары бар. Күп кенә өлкәннәр "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булып, ташламалардан файдаланалар. Пенсия яшендә һәм тиздән пенсиягә чыгачак кешеләр өчен дә дәүләт тә ярдәм каралган. Шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәкләргә ТКХ өлкәсендә субсидияләр бирелә, – ди министр.
2019 елдан "Демография", 2025 елдан "Гаилә" илкүләм проектлары өлкәннәрнең тормышын яхшырту өчен бик күп мөмкинлекләр бирә. Республикада "Озак вакытлы карау" программасы эшли. Хәзерге вакытта өйләреннән чыга алмаган, үз-үзенә ярдәм итә алмаучы 5651 кешегә бушлай ярдәм күрсәтелә. Аларга махсус социаль пакет бирелә. Ул үз эченә атнасына 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр өйгә килеп караучы хезмәтен ала. Республикада пенсияләре 20 меңнән ким булган кешеләр өчен дә ярдәм бар. Эльмира Зарипова сөйләвенчә, алар өчен бердәм юл йөрү акчасы түләнә, шулай ук ял йортларына барганда 25 мең күләмендә сертификат бирелә.
– Киләсе елдан пенсиясе 23 мең сумнан артмаучылар да әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. Республикада андыйлар 64 мең кеше булыр дип көтелә. Бу максатларга 5 млрд.сум акча бирелде. Шулай ук 70 яшькә җитүчеләр капиталь ремонт өчен түләүләрнең яртысын түли, 80 яшьтән узганнар бөтенләй түләми, – ди министр. – Ел саен авыл җирләрендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналар белән диспансеризация узар өчен районнарга йөртәләр. Быелның тугыз аенда 32,6 мең кеше медицина тикшеренүе узды.
Очрашуда өлкәннәргә өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр турында сөйләделәр. Андыйлар республикада 29 икән. Министр да нинди генә ярдәм күрсәтелмәсен, әби-бабайларга яхшы мөнәсәбәт, җылы сүз кирәк, ди. Нәкь өйдәге кебек.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада 256 мең 890 кешегә социаль пенсиягә түләнә.
– 1 гыйнвардан иминият пенсияләре – 7,6 процентка, 1 апрельдән 7,8 процентка артачак, – диде ул. Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар, диде.
– Һәр районда гериатрия кабинетлары эшли. Анда өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшырталар. Әби-бабайлар сәламәтлекләренә битараф түгел, алар поликлиникаларга да йөри, көндезге бүлекләрдә дә дәвалана, – диде ул.
Тәннәреннән бигрәк җаннарын дәвалый өлкәннәр. Кайберләре бер дә зарлана белми, картаерга да онытабыз, диләр.
Татарстанның пенсионерлар (ветераннар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков аларның активлыгына соклануны яшерми. – “Балкыш” фестивале моның зур мисал булып тора. Иң беренче концертларда 4 мең 500 кеше катнашса, хәзер аларның саны 120 меңгә җитте. Икенче елга без бу фестивальне 9 мәртәбә уздырачабыз. Биредә катнашучы иң өлкән кешегә 98 яшь. Аларны бу фестиваль яшьлегенә алып кайтса, авыруларын оныттыра, – ди Хәбир Иштирәков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез