Мөселманнар өчен тиздән Гашура көне җитәчәк. Аны ничек уздырырга?
Мәгълүм булганча, сишәмбе – 16 июльдә көнне (мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә) Гашура көне билгеләп үтелә
Пәйгамбәребез (с.г.в): «Рамазан аеннан соң ураза тотарга иң хәерле ай – Мөхәррәм ап», - дип әйткән. Бу сүзләрдән аңлашылганча, шушы ай ураза тотарга саваплы булган аерым айлар рәтенә керә.
Гашура көнендә уразага керү былтыргы ел гөнаһларының гафу ителүенә бер сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бер кеше мөхәррам аеның унынчы көнендә ураза тотса, ул кешегә Аллаһы Тәгалә ун мең фәрештә савабын бирер. Ул кешегә ун мең хаҗи вә гомрә кылучының вә ун мең шәһитнең савабы бирелер. Берәү Гашура кичәсендә бер мөэминне ифтар кылдырса, гүя Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бөтен өммәте аның янында ифтар кылып, карыннарын туйдырган кебек булыр».
Тик галимнәр әйтүенчә, бу көнне ураза тоту безне бары тик кече гөнаһлардан гына арындыра.
Гашура уразасын берничә көн, ике яки өч көн итеп тотсаң, хәерлерәк була, ди галимнәр. Ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинлек булып, өч көнендә дә тотсак, тагын да саваплырак булыр.
Гомумән алганда, бу көннәрне уразада үткәреп, Аллаһны ешрак искә алып, зикер-тәсбихләр әйтеп уздырсак, яхшы булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез