«Гөнаһларны юу, ризык кадерен белү генә түгел, тәрбия ае да ул» (СОРАШТЫРУ)

Бик тиздән мөселманнар ел дәвамында зарыгып көтеп алган рамазан ае төгәлләнәчәк. Ураза тоту, сәхәр, ифтар ашаулар белән кадерле булган, Аллаһка якынаю мөмкинлеге биргән бу айны, әлбәттә, җибәрәсе килми. Быелгы рамазан аен ничек уздырасыз? Сораштыруыбыз шул хакта.

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, «Сөембикә» журналы журналисты:

– Быел сөенеп йөрим: безнең белән бергә олы кызыбыз да ураза тота башлады. Озын җәй көннәреннән соң хәзер бик җиңел инде. «Әни, ризыкның тәмен һәм кадерен беләсең икән», – ди замана баласы. Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаюына бер сөенсәм, ризыкка карашы үзгәрүенә икенче сөенәм.

Рамазан ае бездә гаилә бәйрәме кебек ул. Ай буе өйдә авыз ачабыз, «модный» ифтарларга йөрмибез. Дөрес, туганнарны җыеп, ифтар үткәрәбез. Бергәләп тәмле ризыклар әзерлибез. Гомумән, гаиләбез гади ризык ярата торганнардан, дөрес ашау яклы без. Тик рамазан аенда үзгәрәбез дә куябыз. Тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланасы килә. Һәр көнне өстәлне матур итеп корабыз. Вакыт җиткәч, өстәл тирәли утырабыз да «Болгар радиосы»н кушып куябыз. Әлеге радио белән авыз ачу – безнең традиция инде ул! Теләкләр тели-тели, азан тыңлыйбыз, аннан бергәләп авыз ачу догасын кабатлыйбыз. Кечкенә кызым аны ай ахырына яттан сөйли башлый инде. Өстәл янында икешәр сәгать утырабыз. Сөйләшәбез, планнар корабыз, хыялланабыз. Дини китаплардан укыганнарымны да сөйлим. Балаларның күңеленә кереп калыр, киләчәктә гаиләләрендә безнең традицияне дәвам иттерерләр, дип бик өметләнәм. Безгә бит әле үзебездән соң догачылар да әзерләп калдыру мәслихәт. Изге ай – моның өчен бик яхшы мөмкинлек. Гөнаһларны юу, ризык кадерен белү генә түгел, тәрбия ае да ул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, декрет ялындагы әни:

– 2019 елдан ураза тотам. Ләкин башта тулы бер ай тота идем дип әйтә алмыйм. Йә ике атна, йә егерме көн була иде ул. Узган ел бала имезү сәбәпле ураза тотмадым. Быел, шөкер, изге айны тулысынча уразада үткәрергә исәп. Бик җайлы бара бит. Вакыт тиз үтә, сизелми дә. Иртән торасың, өй тирәсендә нидер эшлисең, инде ифтарга да вакыт күп калмый. Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә ул. Ифтар вакытында, бер чүмеч аш һәм бер чынаяк чәй дә җитә икән кешегә дип, шөкер итеп ашыйсың. Рамазан аенда аңа бәйле тискәре күренешләрне, ыгы-зыгы куптарган темаларны игътибарга алмаска тырышам. Рамазан аенда без гайбәтләрдән, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш. Уразаны чын күңелдән тотучылар сирәк. Күп очракта ашау-эчүдән тыелуга гына кайтып кала. Иманыбыз әле бик нык түгел дигән сүз инде бу... Елның бер аен булса да изге гамәлләргә багышларга тырышам. Шунысы сөендерә: авылларда ураза тотучылар бик күп.

Гөлфия Биккинина, пенсионер:

– Без бәләкәй чакта ураза эссе җәйләргә туры килә иде. Әбиләр, әниләрнең ураза тотуын күреп, шакката идек инде. Бер тамчы су капмыйча, көтүен дә көткәннәр, бәрәңге чүбен дә утаганнар, чөгендер басуына да чапканнар бит! Беренче тапкыр аларга ияреп, уразага кергәнем истә. Бик авыр булган иде. Көне дә үтми, кояшы да батмас төсле тоелды. Хәзер, шөкер, сөенә-сөенә тотабыз. Табыннар мул, дөнья матур, дибез. Ялларда балалар, оныклар да кайта, аларга дип тәм-томнар әзерлисең, үзләре дә: «Син уразада бит», – дип, мәшәкатьләмәскә тырышып, күчтәнәчләр төяп кайта. Тамакны тыеп була ла ул, рамазанда иң мөһиме һәм иң авыры – телне һәм уйларны тыю бит. Аллаһы Тәгалә ниятебезне дөрес дип кабул итсен иде инде.

Айгөл ҖИҺАНШИНА, визажист:

– 12 ел тирәсе ураза тотам. Рамазан ае – иң көтеп алынган айларның берсе. Быелгысы бик җиңел, шөкер. Көннәр озын түгел, ураза бик рәхәт тотыла. Рамазанга әзерлекне рәҗәп һәм шәгъбан айларыннан башларга кирәк. Шул очракта рамазанда ураза җиңел үтәчәк. Һәр рамазан ае үзенчәлекле дип уйлыйм. Һәр елны дини гыйлем ягыннан бер баскычка үсәбез. Рамазанның бәрәкәтен, аның мөһимлеген шул чагында ныграк аңлыйсың.

Энҗе ХИСАМИЕВА, кондитер:

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, быелгы ураза бик җиңел бара! Һава торышы да безгә уңай. Җәйге эсселәрдә ураза тоткан вакытлар искә төшеп куя! Аллаһы Тәгалә адәм баласына җиңеллек бирә шул ул. Иң мөһиме: тоткан белән генә түгел, ниятебез дөрес булып, уразабыз кабул булсын! Ашамый тору берни түгел.

10 елдан артык тоташ ураза тотам. Бәләкәй чакларда да, өйдәгеләргә ияреп, уразага кергән чаклар булды. Әниебезгә: «Безне дә сәхәргә уят», – дия идек. Балачактагы уразалар матур истәлек булып хәтердә калган.

Минем өчен рамазан – бик изге ай. Иманың ныгыган саен, моңа ныграк төшенәсең, Аллаһның бөеклеген, адәм баласына карата рәхмәтле булуын аңлыйсың. Ел дәвамында без дөньялыкка кереп китәбез, изге гамәлләрдә булу өчен, тәүбәгә килү өчен, Аллаһ безгә тулы бер ай бүләк иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре