Фаҗига узган елның октябрендә булган иде. Кыз Honda машинасы руле артында фонарь баганасына бәрелеп, Горький шоссесы – Восстание юл чишелешенең бетон терәгенә килеп керде.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасының өч пассажиры шунда ук һәлак булды. Автомобиль йөртүче медицина ярдәменнән баш тарткан иде.
Кызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү гаебе тагылган.
Казанның Киров район суды Алинә Фазуллинаны гаепле дип таныды һәм аны 4 елга колония-поселениегә җибәреп, ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Моннан тыш, ул 2 ел 9 ай транспорт чаралары белән идарә итә алмаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез