Күзгә-күз карашып аңлашуга ни җитә! Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт хезмәтләре порталы аша өйләнешергә тәкъдим ясаган парларны тәнкыйтьләде. «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасының күзәтчелек советы утырышында булды бу хәл.
– Вакытны әрәм итмәү максатыннан шулай эшләнсә, бәлки ярыйдыр да, әмма мондый җитди эшләрне бергә очрашып, күзгә-күз карап, билгеле бер хисләр кичереп башкару дөресрәктер, – диде дәүләт башлыгы.
Ә сезгә кияүгә чыгу тәкъдимен ничек ясадылар? Президент әйткәнчә, бу адымның нинди булуы сезнең өчен мөһим идеме?
Энҗе ГАБДУЛЛИНА, «Ялкын» журналы баш мөхәррире:
– Владимир Путин әйткән сүзләр белән килешәм. Миңа тәкъдимне романтик итеп ясаулары мөһим иде. Үзем хисле кеше буларак, бу көннең дә истә калырлык булуын теләдем. Шулай булды да. Минемчә, гаилә тормышын «вакыт әрәм итмәс өчен» дигән фикерләр белән башлау дөрес түгел. Матур гамәл дә түгел инде бу. Күзгә-күз карашып тәкъдим ясау – ихласлык билгесе, гомер буена кадерләп саклый торган истәлекле вакыйга да. Тәкъдим ясаганда хисләргә чик куярга кирәкми.
Сөйгәнем Азат кияүгә чыгу тәкъдимен 2024 елның гыйнварында ясады. Бик истә калырлык көн булды ул! Без Төньяк Кавказдагы Домбай тауларына сәяхәткә киткән идек. Без – таулар, хәрәкәтле ял ярата торган кешеләр. Дуслар белән төркем булып җыелышып бардык. Шунда булды бу хәл. Әлбәттә, кайчан да булса тәкъдим ясар иде инде ул. Әмма бу вакыйга нәкъ шушы тауларда булыр, дип башыма да килмәде. Мине: «Тауның иң өстенә меник, фотосурәткә төшик, аннары уртасында шуарбыз», – дип алып киттеләр. Иң өстә нык көчле җил исә, басып торырлык, күз ачарлык та түгел, очып китәрсең төсле. Азат исә миңа тәкъдим ясарга әзерләнеп менгән булган икән, дуслары да бу хакта белгәннәр, икебезне төшерәбез дип, телефондагы камераларын кушып куйдылар. Азат комбинезонын сала башлагач, «нишли бу» дип аптырап калдым. Костюмын күргәч, көлә башладым, чөнки ул – кызык ясарга ярата торган, шук егет. Аннары, кызык итеп фотога төшәсе килгән, ахры, дип уйладым, бер аягына тезләнә башлагач кына эшнең кая таба барганын аңладым.
Гөлнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, шәхси эшмәкәр (Балтач):
– Безнең тәкъдим ясау кызык килеп чыкты. Пединститутның 5 нче курс башы, көз. Бер төркемдә укыйбыз, институтны бетерергә күп калмады, уйландыра... Кем укытырга кая китә?
Ансар белән 5 нче курсны бетергәч өйләнешербез дип сөйләшәбез. Минем шалт итеп башка бер нәрсә сукты бит: соң дипломны «Нәбиева» дип бирәчәкләр, аннары йөр кабинетлар буйлап, документлардагы фамилияне алыштырып. Иң җенем сөймәгән нәрсә – бюрократлар ишеген шаку! Бүтән бер генә дә проблема юк (бөек держава таралып ята, ил гражданнар сугышы алдында тора, Чечня котыра, булачак иремнең бер елга армиягә китәсе бар, торыр җир, эшләргә «распределение» юк), бары тик шушы: дипломдагы фамилияне алмаштырасы! 5 нче курсның кышы каникулында өйләнештек без.
Армиягә дә барды ирем, торактан торакка күчеп йөрдек, Чечняны да үттек, күрмәгән калмады. Аның каравы дипломны Гыйззәтуллина булып алдым.
Балтачка без 2001 елда кайттык. Аңа кадәр Казанда тордык.
Фәридә Гыйльметдинова, декрет ялындагы әни:
– Без булачак ирем белән озак очрашып йөрдек. Бер-беребезне өйрәнеп өйләнештек дия алам. Өйләнешү тәкъдиме әллә ни романтик түгел иде инде. Бер булды, берәгәйле булды аның каравы! Тәкъдимне машинада ясады. Кара көз иде ул. Урамдагы паркта йөреп булмый, яңгыр. Имеш, барыбер кич чыгарга кирәк бит инде! Телефоннан сериал карап, өйдә пешереп алып чыккан пицца ашап утыра идек. Бер мәлне яраткан кешем кабалана башлады. Миңа дигән йөзеген куртка кесәсенә салып куйган булган. Шуны алып маташуы икән. Караңгыда миңа нидер сузганын, калтырана-калтырана нидер әйткәнен хәтерлим. Көлгәнемне хәтерлим әле тагын (көлә). Ризалаштым инде, билгеле. Язга никах укыттык, көзгә туй мәҗлесе дә оештырдык. Хәзер инде кыз бала үстерәбез.
Путин сүзләре белән килешәм дә, юк та. «Мәхәббәт ул үзе – иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», – диләр бит. Бу очракта да шулай. Һәр йөрәк үзенчәлекле. Кемгәдер артык хисләндерә торган гамәлләр ошамаска мөмкин, егетләр дә андый көнне каушый, стресс кичерә, кемгәдер әнә шулай «Госуслуги» аша тәкъдим ясау да романтик адым булып тоела бит.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цфирлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез