Грипп һәм ОРВИ аркасында икътисадка китерелгән еллык зыян күләмен әйткәннәр

Республикада грипп һәм ОРВИ йоктыручылар аркасында икътисадка китерелгән еллык зыян күләме 7 миллиард сумга җиткән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, соңгы атнада – 1-7 сентябрь чорында, балалар мәктәпкә киткәч, 8 меңнән артыграк чир очрагы теркәлгән. Әлегә түбән күрсәткеч бу. Гәрчә, Патяшина әйтүенчә, сентябрьнең беренче атнасында чирләүчеләр саны августның соңгы атнасындагыга караганда 16 процентка күбрәк булса да.

Белгеч искәртеп үткәнчә, сентябрь һәм октябрь – прививка ясату өчен иң уңайлы чор. Бүгенгә республикага 1 миллионнан артыграк дозада вакцина кайтарылган. 300 меңнән күбрәк кешегә прививка ясалган. Узган елда планда каралганнан кимрәк – халыкның 48 процентына гына вакцинация уздыруга ирешелгән. Быел исә республика яшәүчеләрнең 60 процентына (2,4 миллион кеше) грипптан прививка ясау күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре