Гуманитар йөк белән юл һәлакәтенә очрап гомере өзелгән мобилизацияләнүче ике ир-атны соңгы юлга озаттылар

Татарстанда М-4 трассасында һәлакәткә очрап гомере өзелгән ике-ир атны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта prokazan.ru хәбәр итә. 

Алар икесе дә гуманитар йөкне батальоннарына китергә тиеш булганнар. Берсе –Чаллының танылган педиатры Николай Зотов, икенчесе - Тукай районының "Татарстан" совхозы бистәсендә яшәүче, разведчик Тимур Дунаев.

Юл-транспорт һәлакәте Воронеж өлкәсендәге Терновое авылы янында була. Мобилизацияләнүчеләр гуманитар ярдәм рәвешендә тапшырырылган "УАЗ-буханка" автомобильләрен үзләре хезмәт иткән иткән урынга алып килергә чыккан булганнар.

https://vatantat.ru/2022/12/98982/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре