Моңа кадәр ул чит планетадан килгән гуманоид буларак саналса, күптән түгел генә табиб моның дөреслеккә туры килмәвен дәлилләгән, дип яза “КП”. Кыштым карлигы, чыннан да, булган. Аны 1996 елның маенда урманда Тамара Просвирина дигән пенсионер тапкан. Өенә алып кайтып, Алеша исеме кушкан. Биләүсәгә төреп, бөтен җиргә шуны күтәреп йөргән. Берникадәр вакыттан соң күршеләре, табиблар чакыртып, өлкән яшьтәге хатын-кызны психбольницага озатканнар. Белгечләр пенсионерга шизофрения диагнозы куйганнар. Ә карликны кемдер урлап, киптергән һәм мумиясен милициягә илтеп биргән. Тегеләре, үз чиратында, аны уфологларга тапшырган. Шулай итеп гуманоидның даны еракларга таралган, аның турында бик күп яза башлаганнар.
2019 елда “КП” журналистлары Алешаны тикшергән уфолог белән аралашкан. Ул мумиянең чит планетадан килгән җан иясе белән бернинди дә уртаклыкка ия булмавын таныган. Мумияне экспертларга тапшырганнар. Белгечләр аның кеше яралгысы булуын ачыклаган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре әзер булгач, мумияне юк иткәннәр. Кыштым хастаханәсенең элекке баш табибы Игорь Усков та Алешаның гуманоид булмавын әле күптән түгел генә журналистларга бик нык ышандырып сөйләгән. Ул аның, хромосомаларына зыян килү сәбәпле, гәүдәсе 25 см чамасы озынлыкта, башы шлем рәвешенә килеп гарипләнгән бала яралгысы булганлыгын әйткән.
“Мондый бала исән туарга мөмкин идеме соң? Тамара Просвирина үзендә тере җан иясе яшәве турында сөйләп йөргән бит”, – дип сораган журналистлар табибтан.
“Юк, берничек тә исән туа алмас иде, – дип белдергән Игорь Усков. – Просвиринаның, имештер, Алешаның тере җан иясе булуы турында сөйләнеп йөргәнлегенә гаҗәпләнәсе юк. Ул үз гомеренең соңгы 50 елында психиатрларда учетта торган. Тамара Васильевнаның амбулатор картасын күрдем.
Калынлыгын үлчәдем: 15 см. Ул хыялында гына яралгы белән аралашкан”. Табиб фикеренчә, мондый баласы төшкән хатын-кыз соңыннан медикларга мөрәҗәгать итмәгән дә булырга мөмкин. Әмма журналистлар бу кадәресен дә тикшерергә булган: 1996 елда шундый очракларның булганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына запрос юллаган. Шул рәвешле алар Алешаның әнисен тапмакчы булып йөри икән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез