Гүзәл Идрисова: «Хатын-кызга тәҗрибә һәм энергия белән алмашу бик мөһим» 

 «Сөембикә» журналы редакциясе татар әниләренең беренче форумын уздырды. Форум «Әниләр марафоны» проектының йомгагы буларак оештырылды. Марафонда актив катнашкан төрле яшьтәге әниләр, бер мәйданга җыелып, бер-берсе белән якыннанрак таныша алды. 

Форум кунакларын Татмедиа акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде һәм татар милләтен әниләр милләте дип атады.

– Татар милләте ул – әниләр милләте. Без әтиләр милләте дә, балалар милләте дә түгел, без тулысынча әниләр милләте. Безнең сөенечебез дә, көчебез дә шунда! Хәзерге вакытта редакцияләрдә күбрәк хатын-кызлар эшли. Гомумән, мәдәният, фән, журналистика өлкәләре тулысынча хатын-кызлар, әниләр кулына калды, – диде ул.

Марафон кысаларында 21 көн дәвамында әниләр төрле темаларга язмалар әзерләде, биремнәрне үтәп барды. Алар күңелләрендәге хисләрне, гаиләләре белән бәйле әһәмиятле темаларны социаль челтәрләрдәге битләрендә яктыртты. Сөмбел Галимуллина «Әниләр марафоны»нда инде бишенче ел катнаша икән.

– Декрет ялымда, башка әниләрнең язмаларын күреп, мин дә марафонга кушылырга булдым. «Әниләр марафоны»нда катнашуыма быел биш ел. Мондый чаралар бик кирәк. Бүгенге көндә кешеләр үз эченә бикләнгән. Күпчелек аралашу социаль челтәрләр аша гына бара. Һәм ул аралашу бик чикле, хис-кичерешләрне интернетта гына белдертеп булмый. Монда исә, бер-береңне күреп, тәҗрибәләр белән уртаклашып, җанлы аралашу оештырып була. Биредә төрле әниләр бар. Минем өчен проект – берләшү, яңа танышлар табу өчен этәргеч. Биш ел эчендә танышкан әниләр белән әле дә элемтә тотабыз, тормыш, гаилә хәлләрен белешәбез, – дип бүлеште форум катнашучысы.

Чарага «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да килгән иде. Ул Әниләр форумының дәвамлы проект булырга тиешлеге турында әйтте.

– Хатын-кыз, әни булу бәхетенә ирешкәнбез икән, без бу кыйбланы сакларга тиеш. Мондый җыеннар күбрәк булсын. Әниләрнең бергә җыелуы, үз фикерләрен татар телендә җиткерүләре бик мөһим, – диде Кадрия Идрисова. Форум кысаларында профессионал спикерлар да чыгыш ясады. Марафон финалистларына Рамил хәзрәт Юныс, балалар табибы Илдус Лотфуллин, шулай ук беренче татар коучы Илүзә Әминова чыгышлары тәкъдим ителде. Алар гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү, бала психологиясе, хатын-кызның ресурста булу темаларын яктыртты. Шулай ук форум кунакларын иҗади гаилә – Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар да сөендерде.

– Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз буларак, минем ролем бик зур. Әни кеше һәрвакытта да өйнең җылысын саклаучы булырга тиеш. Улларым үз хатыннарын да миңа карап сайлаячак бит. Шуңа күрә мин өйдә җылылык һәм матурлык булдырырга омтылам. Аларга өйгә кайтып керү рәхәт булырга тиеш. Улларымны мөстәкыйльлеккә өйрәтәм – ашарга пешерергә, керләрен юарга өйрәнеп үссеннәр.

Бүгенге көндә мондый җыеннар кирәк дип саныйм. Гомумән, хатын-кызга кая да булса барып, тәҗрибә һәм энергия белән алмашу бик мөһим. Мондый очрашулар хатын-кызны канатландыра, аңа яшәргә көч өсти, – диде Гүзәл.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре