«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы махсус хәрби операциядән кайткан ветераннар арасында зур кызыксыну уятты. «Ватан сакчылары» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина «Татар-информ»га шулай дип белдерде.
«Күп кенә ир-атлар гариза бирде, аларның кайберләре — үзләренең социаль координаторлары аша. Бүгенге көндә читтән торып уку этабы һәм ветераннар белән очрашулар уздырылды. Без бу проектка зур өметләр баглыйбыз», - дип сөйләде Удачина.
Якын арада махсус хәрби операциянең 60 ветераны укый башларга тиеш, дип билгеләп үтте ул.
«Спорт кайберәүләр өчен тыныч тормышка кайту ысулы, кемдер кешеләргә ярдәм итүне мөһим дип саный, ә кемдер үз миссиясен халык хакимияте органнарында күрә. Программада катнашучыларның кайберләре кешеләрнең көнүзәк проблемаларын хәл итү һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау өчен депутат булырга яки муниципаль хезмәттә эшләргә тели», — дип уртаклашты Гүзәл Удачина.
«Катнашучыларның мондый форматта үз-үзләрен «табу» мөмкинлеге булуы бик мөһим. Кызыксыну зур иде, һәм без ветераннарыбызның алда кызыклы, нәтиҗәле уку чоры булыр дип өметләнәбез», - дип йомгаклады Удачина.
Искәртик, 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасының эшли башлавы турында игълан итте. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза бирелгән. Гаризаларның күбесе Татарстаннан, әмма Россиянең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез