Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та Ульянвскига юл тотканнар, ләкин чак кына юл һәлакәтенә очрамый калганнар.
«Дуслар карагыз әле ничек барабыз. 100 метрдан ары берни күренми. Әле генә каршыга йөк машинасы чыкты. Маңгайга маңгай чак бәрелешмәдек… Илдар читкә чыгып калды.
Навигатор бераз соңгы калабыз дип күрсәтә. Вакытында килеп җитәргә тырышабыз, – дип сөйли җырчы. Бәхеткә, исән-имин генә барып җиткәннәр.
Ә менә Илнат Фәрхуллинга Түбән Новгородтагы концертын күчерергә туры килгән. Аңа тамашачысыннан гафу үтенүдән башка чара калмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез