Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
- Чаңгыда таудан төшеп бер җир белән бәрелгән идем. Оренбургның 4нче сырхауханәсенә төнлә кереп, рентген снимогы ясаттык. Сынмаган, нык бәрелгән. 5 көн постельдән тормаска кушкан иде дә бит. Алда ике көн Оренбург. Тамашачылар көтеп торганда ничек итеп шунда килеп, ятып калыйм инде мин. Бирешмибез, - дигән җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез