Гүзәл Уразова концертларын күчерә. Хәле начар

Татарстанның Халык артисты Гүзәл Уразова авырган, аның тавышы карлыккан. Шуңа да ул Апас районында булачак концертларын күчерергә мәҗбүр. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр иткән.

«Кадерле дуслар! Яңа гына Алабугада концертыбыз тәмамланды. Нәрсә әйтим?.. Иртәгә Апаста буласы концертыбызны күчерергә мәҗбүрмен, чөнки мондый тавыш белән җырлап булмый. Өч сәгать буена матур тавыш белән җырлап тору мөмкин булмаячак. Зинһар, аңлавыгызны сорыйм, чөнки мин тере тавышка  җырлыйм. Минем өчен бу – бик мөһим. Иртәгә күрешер идек, ләкин, авыру аркасында, концертларны май аена күчерәбез», – дип сөйли ул.

«Калган барлык концертлар график буенча булачак», – дип тә хәбәр итә Гүзәл Уразова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре