Татарстан һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының иң популяр җырчыларыннан берсе Гүзәл Уразова карьерасын башлап җибәргәндә үзен кешегә дә санамауларын искә төшергән. Бу хакта ул “ТНВ” каналында “Сөйләшергә вакыт” программасында сөйләп үткән.
– Иҗатымны башлап кына җибәргән чакларымны сагынам. Мине кешегә санамадылар, түләүле бүлектә, Айдар Фәйзрахманов курсында укыдым. Бюджетка керә алмадым – җүнле артист чыкмас моннан, дип уйлаганнардыр, күрәсең. Шуңа күрә ул чакларда бик кыен булды. Әти-әниемә үземне укыту өчен түләргә туры килүенә кыенсындым. Айдар Фәйзрахманов классына эләктем, җырлау бик ошый иде. Беренче концертларыбызны хәтерлим. Тәүге альбомымны Оскар Усманов яздырды, анда унөч җыр кергән. Бу альбом миллионнарча тираж белән таралды, – дип хәтер йомгагын сүткән Уразова.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта ул яңа сезонга әзерләнә. Һәр концерт программасы җиде-сигез ай әзерләнелә, һәм аларның берсе дә икенчесенә охшамый, дип сөйләп үткән җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез