Татарстанның Халык артисты Гүзәл Уразова инстаграмында куанычлы яңалыгы белән уртаклашты.
– Бик күпләр: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» - дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифратта.⠀
Гомумән, мин һәрвакыт: "Безнең өч бала булса иде",- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз🙏 Көтәбез сине, балам🙏😇, - дигән җырчы.⠀
⠀
Бу хакта әйтәсем килмәгән иде, ләкин яшереп йөреп булмый дип яза ул.
Хакимовлар гаиләсен куанычлары белән котлыйбыз! Сабый Исән-имин тусын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез