Гвинея-Бисау Президенты һәм Татарстан Рәисе Казан университеты студентлары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Гвинея-Бисау Президенты Умар Сисоку Эмбало Казан федераль университетында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чит ил лидеры Гвинея-Бисауның бу югары уку йортында белем алучы студентлары белән очрашты.

Элегрәк Умар Сисоку Эмбалога Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсия уздырдылар.

Гвинея-Бисау лидеры Татарстанга Россиягә эш сәфәре кысаларында килде. Кичә ул Мәскәүдә узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты һәм Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре